Барлык православия дөньясы кебек, Зәй христианнары да бүген олы дини бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтәләр.
Кичә кичтән шәһәр-районның барлык чиркәүләрендә келәүләр үтте, алар суны изгеләндерү белән төгәлләнде.
Бәкедә су коену йоласын үтәргә теләге булганнар быел да Иске Зәйне әйләнеп үтү юлы янындагы Изге чишмәгә килде. Барлык шартларга туры китереп ясалган коену урынына халык быел да бик күп килде. Изгеләндерелгән су алырга озын чиратлар тезелде, күпләр бирегә гаиләләре белән килде. Дин әһелләре суны изгеләндерү йоласын үтәде. Бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Ул чыгышында районда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен, динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуын, йола, гореф-гадәтләрне үтәүдә аларның һәркайсына тигез шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Разиф Кәримов православие динен тотучылар һәм барлык зәйлеләне Качману бәйрәме белән котлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз