Зәй офыклары

Зәйдә капиталь төзекләндерү программасына кергән объектларда җитди эш бара

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов социаль объектларны капиталь төзекләндерү эшләре барышын күзәткәндә һәр эшнең тиешле тәртиптә баруын билгеләде.

Махсус комиссия Түбән Биш, Кадер, Аксар, Сәвәләй мәктәпләрендә, шәһәрнең коррекция мәктәбендә, Түбән Биш клубында, Иске Зәйдәге “Каенкай” балалар бакчасында, шәһәрдәге “Сәламәтлек комбинаты”нда, хәрби комиссариатта булды.
- Эшне сыйфатлы итеп башкару - иң мөһиме, чөнки сез социаль мәгънәгә ия объектларны төзекләндерү белән шөгыльләнәсез, хилафлыкларга юл куелмасын, - дип катгый белдерде Илнар Хафизов, подрядчы оешма хезмәткәрләре белән аралашканда.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: