Зәй офыклары

Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Сәламәтлек комбинаты” ачылды

Агымдагы елда шәһәр-районда бик күп социаль объектлар капиталь төзекләндерелде. Шуларның берсе – “Сәламәтлек комбинаты” муниципаль унитар предприятиесе.

Шәһәр өчен бик тә мөһим булган әлеге комбинат 2008 елда файдалануга тапшырылган иде. Ул башлыча мунча хезмәтен үтәде. Аның җылылык челтәре дә, вентиляция системасы да шактый гына тузды, биредә хезмәт күрсәтү сыйфатын тагын да югарырык дәрәҗәгә күтәрү зарурлыгы туган иде.
Быел җәен  комбинатта капиталь төзекләндерү эшләре башланды һәм ул уңышлы башкарылды.
Бүген “Сәламәтлек комбинаты” муниципаль унитар предприятиесен зур төзекләндерүдән соң ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район башлыгы Разиф Кәримов, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Илнар Хафизов һәм Антон Петров, район һәм шәһәр Советы депутатлары, шәһәрнең эре предприятие җитәкчеләре катнашты.
Капиталь төзекләндерүдән соң комбинат танымаслык булып үзгәрде. Биредә зәйлеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылды, әлеге максатка бик күп яңалыклар да булдырылды. Кер юу хезмәте күрсәтү югары дәрәҗәдә булачак. Моның өчен яңа машиналар сатып алынды.
Ремонт эшләре өчен республика бюджетыннан 28 миллион сум средстволар сарыф ителде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: