Зәй офыклары

Зәйдә Кар чанасы-2020 операциясе башлана

7 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Кар чанасы-2020» операциясе старт ала.

Операция күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә үткәрелә.

Әлеге операция күрсәткәнчә, мондый төр транспорт хуҗалары «корыч ат»ның техник куркынычсызлыгына һәм хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә һәрвакытта да җаваплы карамыйлар. Еш кына кар чаналарын йөртүчеләр, тракторчы-машинист таныклыгы булмаган килеш, әлеге транспорт чаралары белән идарә итәләр.

Шуңа күрә кар машиналары хуҗаларына мототранспорт чарасын теркәү, техосмотр узу һәм тракторчы-машинист таныклыклары алу тәртибен тагын бер кат искәртәбез.

Россия Федерациясе хөкүмәтенең "Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында"гы 1994 елның 12 августыннан 938 номерлы карары нигезендә, кар машиналарының хуҗалары аларны сатып алгач, дәүләт техник күзәтчелек органында 10 тәүлек эчендә теркәргә тиеш.

Гамәлдәге закон таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 1,5 – 2 мең сум, вазыйфаи затларга - 2-3,5 мең сум, юридик затларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салына.

Мототранспорт чарасын теркәү хуҗасының яшәү урыны буенча дәүләт техник күзәтчелеге органында теркәү өчен хуҗа исеменнән гариза, милек хокукын раслаучы документ, үзйөрешле машинаның паспортлары,  тиешле җыемнарны түләү турында квитанцияләр кирәк. Транспорт чараларын теркәгәндә хуҗаларга дәүләт теркәве турында таныклык, дәүләт теркәү билгесе, техник карау узу турында таныклык бирелә.

Алга таба техник карауны ел саен узарга кирәк. Кар чанасы белән идарә итү өчен «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы кирәк.

«АІ» категориясе таныклыгын тиешле категориядәге белем бирү эшчәнлеген алып бару хокукына лицензиясе булган уку йортларында укып, тиешле квалификация имтиханнарын тапшырырга мөмкин.

Имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү белән Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уку йорты урнашкан урын буенча бүлекләре шөгыльләнә.

Кар машиналарына, мотовездеходларга һәм башка шундый машиналарга, тракторчы-машинист таныклыгы алуга кагылышлы барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек органнарына Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Валентин Гончаров,  Зәй дәүләт техник күзәтчелек органы башлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: