Зәй офыклары

Зәйдә кар явуы көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 8 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кар явачак. Көндез күпчелек районнарда шулай ук кар явуы, урыны белән бераз буран фаразлана. Җил - көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 12-17 градус салкын тәшкил итәчәк, республиканың көнбатыш районнарында - 23 градуска кадәр. Көндез исә...

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 8 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кар явачак. Көндез күпчелек районнарда шулай ук кар явуы, урыны белән бераз буран фаразлана.

Җил - көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 12-17 градус салкын тәшкил итәчәк, республиканың көнбатыш районнарында - 23 градуска кадәр. Көндез исә температура 7-12 градус салкын була.

Юлларда бозлавык саклана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Казанда иртәгә шулай ук аязучан болытлы һава, кар көтелә. Төнлә 12-14 градус, көндез 7-9 градус салкын булуы фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: