Зәй офыклары

Зәйдә каз өмәләре гөрли (Видео)

Зәй районы авылларында хәзер каз өмәләре гөрли.

Күпләп каз асраучы хуҗалыкларда  туган-тумача, дус-ишне җыеп, бергәләп каз йолку - үзе бер күңелле вакыйга. Бу көннәрдә безнең журналистыбыз Рәзимә Кашапова шәхсән каз өмәләрендә катнашып кайтты. Алар Иске Зәйдә яшәүче Ибраһимовлар гаиләсендә каз йолкыдылар, аннан чишмәгә алып төшеп юдылар.  Кичен исә каз итеннән пешерелгән тәмле шулпадан авыз итеп, яңалыклар белән аралаштылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: