Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатының финалы уза

Бу минутларда безнең ВКонтакте берләшмәбез рәсми битендә "Зәй-информ" 7нче мәктәптә узучы КЭС-Баскет финал уеннарынан турыдан-туры трансляция алып бара.

Татарстанның иң көчле яшь баскетболчылары Зәйгә җыелды.

16-18 апрельдә 7нче мәктәпнең спорт залында «КЭС - БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының 2020-2021 уку елы сезонының финал уеннары уза.

Яшүсмерләр командалары арасында Чемпионатның финалына Яшел Үзән, Зәй, Әлмәт, Спас, Кукмара районнары, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары, Чаллының Автозавод районы спортчылары үтте.

Финалда шулай ук Кайбыч, Ютазы, Түбән Кама, Арча, Лениногорск, Зәй районнары, Чаллының Автозавод районы һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы кызлары командалары көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасы 16 апрельдә булды.

Бүген 18 апрельдә чемпионатны ябу һәм бүләкләү  тантанасы 16:30 сәгатьтә була.

Чемпионат финалы яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуга каршы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп уздырыла.

Бу минутларда безнең ВКонтакте берләшмәбез рәсми битендә "Зәй-информ" 7нче мәктәптә узучы КЭС-Баскет финал уеннарынан турыдан-туры трансляция алып бара.

https://vk.com/video-15375430_456240401 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев