Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатының финалы узачак

Татарстанның иң көчле яшь баскетболчылары Зәйгә җыелачак.

16-18 апрельдә 7нче мәктәпнең спорт залында «КЭС - БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының 2020-2021 уку елы сезонының финал уеннары узачак.

Яшүсмерләр командалары арасында Чемпионатның финалына Яшел Үзән, Зәй, Әлмәт, Спас, Кукмара районнары, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары, Чаллының Автозавод районы спортчылары үтте.

Финалда шулай ук Кайбыч, Ютазы, Түбән Кама, Арча, Лениногорск, Зәй районнары, Чаллының Автозавод районы һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы кызлары командалары көч сынашачак.

Ярышларны ачу тантанасы бүген - 16 апрельдә 13:00 сәгатьтә 7нче мәктәптә планлаштырылган.

Чемпионатны ябу һәм бүләкләү  тантанасы 18 апрельдә 16:30 сәгатьтә була.

Чемпионат финалы яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуга каршы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев