Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “КЭС-БАСКЕТ” чемпионатының финалы узды

“КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының региональ этабы финалы Зәйнең 7нче мәктәбендә узды.

18 апрельдә КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының региональ этабы финалы узды.

Пандемия шартларында чикләү чаралары белән ярышлар ничек узачагы соңгы мизгелләргә кадәр аңлашылмый торды. Шулай да спортчылар бик яхшы уен белән сөендерә алдылар.

Финал көрәшләр ахырына кадәр киеренке барды, егетләр һәм кызлар командаларына җиңү җиңел генә бирелмәде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Кызлар:

Беренче урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы;

Икенче урын - Арча муниципаль районы;

Өченча урын – Чаллы шәһәренең Автозавод районы.

MVP - Ольга Турьянова, Чаллы шәһәренең Автозавод районы  (27 очко, 2 тапшыру, 11 эләктерү)

Егетләр:

Беренче урын - Казан шәһәренең Идел буе районы;

Икенче урын Казан шәһәренең Вахитов районы;

Өченче урын - Зәй муниципаль районы.

MVP - Илнур Гаязов, Казан шәһәренең Идел буе районы (29 очко, 1 тапшыру, 17 эләктерү)

Чемпионатны ябу тантанасында мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәгенең ГТО комплексын кертү һәм спорт секторы мөдире Лариса Габитова, район мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альфира Исакова катнашты.

Фотолар ЗМР матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев