Зәй офыклары

Зәйдә халык җыеннары башланды

Шәһәр-район җитәкчелегенең елына ике мәртәбә халык белән очрашып, узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган очрашулар үткәрүе күркәм традициягә әверелде. Әлеге чаралар шәһәр бистәләрендә һәм авыл җирлекләрендә халык җыеннары форматында оештырыла.

Әлеге минутларда шундый җыенның беренчесе Зәйнең Яңа шәһәр бистәсендә бара. Әлеге бистәдә яшәүчеләр гадәт буенча 6нчы мәктәпкә җыела. Очрашуның пленар өлеше башланганчы халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: