Зәй офыклары

Зәйдә халык җыеннары дәвам итә

Кичә – 20 гыйнварда Ал. Бистәсе һәм Яңа Спаста халык җыеннары узды.

Район  авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары дәвам итә. Кичә шундый җыеннар район башлыгы   Разиф Кәримов  катнашында Яңа Спас һәм Ал.Бистәсендә узды. Гадәттәгечә,   Разиф Кәримов  2020 елда районның социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021елга билгеләнгән бурычларны  бәян итте. Җирлек башлыклары Наталья Тинчук белән Людмила Варганова еллык эшчәнлекләре буенча нотык белән чыкты.

Җыен эшен район авыл хуҗалыгы идарәсе, район эчке эшләр бүлеге, район үзәк дәваханәсе, ветеринария һәм  урман хуҗалыгыннан вәкилләр дәвам итте. Соңыннан җирлек халкы гозер-үтенечләрен җиткерде.

Бүген район башлыгы   Разиф Кәримов  катнашында шундый җыен Бигеш һәм Югары Пәнәче җирлегендә уза.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: