Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә  халык җыенында  автовокзалның киләчәге һәм яңа автобуслар турында фикер алыштылар

Шәһәрнең  6 нчы мәктәбендә  Яңа шәһәрдә микрорайонында яшәүчеләр белән халык җыены барышында кешеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләр турында фикер алышу булды.

Очрашуны район башлыгы Разиф Кәримов Зәйнең  алдынгы предприятиеләрендәге икътисади вазгыятькә анализ ясап башлады, ул шулай ук,  социаль әһәмияткә ия объектлар турында сөйләгәндә, автовокзалның киләчәгенә тукталды.

- Автовокзал тулысынча эшләячәк, әмма элекке кебек зур күләмдә түгел. Беренче чиратта инвестор бу бинада әни һәм бала бүлмәсе, машина йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе, көтү залы булган автовокзал оештырырга тиеш. Коронавируска каршы чикләүләр бетерелде, хәзер бинаны эшләтеп җибәрү турында кайгыртабыз, - дип хәбәр итте Рәзиф Кәримов.

 

Район җитәкчелеге тарафыннан заманча "ПАЗ" автобусын сатып алу турында карар кабул ителгән,  ул якын көннәрдә районга кайтарыла. Яңа автобус белән бергә тагын бер  "ПАЗ" автобусы төзекләндерелеп, шәһәр маршрутына чыгарылачак.  Шулай итеп, шәһәр эчендә пассажирларга хезмәт күрсәтүче автопаркның нигезен бүгенгегә караганда күбрәк сыйдырышлы автобуслар тәшкил итәчәк, бу әлеге юнәлештә хезмәт күрсәтү сыйфатын сизелерлек яхшыртачак.

 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Федоткина шәһәр территорияләрен төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турындагы  чыгыш ясады. Шул исәптән ул террорчылык куркынычсызлыгы турында да хәбәр итте.

 

- Еш кына ташландык гаражлар һәм файдаланылмый торган базларда  чүплекләр барлыкка килү күзәтелә. Безгә халык белән бергә бу чүплекләрне  булдырмау буенча эш алып барырга кирәк. Террорчылыкка каршы комиссия карары бар, аның нигезендә белем бирү учреждениеләренең базларын юк итәргә кирәк. Бу юнәлештә ныклап эшләячәкбез. Хәзерге вакытта рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү буенча эшләр  дәвам итә, - дип хәбәр итте ул.

Криминаль хәл турында полициянең участок уполномоченные Алексей Усманов сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев