Зәй офыклары

Зәйдә хөкемдарлар киңәште

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Кама аръягы зонасы хөкемдарларының административ эшләр караганда очрый торган мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәсе үтте.

Киңәшмәне  Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Роман Гафаров алып барды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты һәм чыгыш ясады.
- Очрашып фикер алышу  безгә бик кирәк. Чөнки законнарга даими рәвештә үзгәрешләр кертелеп тора. Бу аеруча Административ җинаятьләр кодексына кагыла. Административ  эшләр караганда сез болар белән очрашасыз. Менә бүген бергәләп  кайбер сорауларга җавап табарбыз. Ә сораулар бик күп, - диде Роман Гафаров.
Семинарда катнашучылар алдында ТР Югары Суды хөкемдарлары Ирек Мәвләветдинов, Илнур Сабитов, Илфат Фәхретдинов чыгыш ясады. Аларның һәрберсе чыгышында суд  практикасында очрый торган четерекле  ситуацияләрне анализлады, семинарда катнашучылар сорауларына җавап бирде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: