Зәй офыклары

Зәйдә хокук бозулар турында бер атнада 37 гариза кергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар һәм җинаять кылулар турында 37 гариза һәм хәбәр кергән.

Алар арасында милек урлау белән җинаятьләр күпчелекне тәшкил итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар да кимеми: андыйларга карата 190  беркетмә төзелгән. Руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган 3 машина йөртүче тоткарланган. Бу чорда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: