Зәй офыклары

Зәйдә хокук бозуларны кисәтүне көчәйтү турында сөйләшәләр

Бүген хакимияттә хокук бозуларны кисәтү буенча координацион советның чираттагы утырышы уза.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында районда  элек хөкемгә тартылган затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр, алкогольле продукциянең әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында   эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Бортников чыгыш ясый. Ә “Зәй айныткычы” учреждениесе эшчәнлеге белән аның  директоры  Мөнәвир Миннебаев таныштыра.  Шулай ук утырышта социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәрне ачыклау эше, координацион советның агымдагы елның беренче яртыеллыгында төзелгән беркетмәләр үтәлешенә анализ ясалачак.

Комиссия утырышы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов  җитәкчелегендә үтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: