Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы үтте

Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, районда 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

Бу язда районыбыздан 50 егетне армия сафларына алу күздә тотыла. Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, язгы чакыру чорында барлыгы 200дән артык егет комиссия тикшерүе аша узачак.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков  рәислегендә Зәй муниципаль районы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы узды.

 Утырышта  хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм хезмәткә чакыру комиссиясе әгъзалары катнашты. Анда 2021 елның язында хәрби хезмәткә китәчәк егетләрнең документлары  каралды һәм тиешле карарлар кабул ителде. Комиссия утырышы Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп оештырылды, ягъни тиешле саклык чаралары кулланылды.

 

 Бүген комиссия әгъзалары каршына районыбызның 5 егете басты.

Аларның барысы да армиягә теләп китүләрен белдерде.

Районыбыздан егетләрне хәрби хезмәткә озату сигез мәртәбә оештырылачак. Аның беренчесе 21 апрельгә билгеләнгән.

Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев