Зәй офыклары

Зәйдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

Ил буенча хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. Зәй районыннан әлеге чакырылышта 61 егет армия сафларына китәргә тиеш булса, бүгенге көндә шуларның 23е хәрби частьләргә озатылган инде. Егетләрне чираттагы озату берничә көннән булса, соңгысы 18 декабрьдә булыр дип планлаштырыла.

Элеккерәк заманнарда туган илне сакларга бару һәр ир-егетнең изге бурычы булып санала иде. Ләкин, замана шаукымы җилләре сәбәплеме, берничә ел дәвамында армия хезмәтеннән качучылар, анда бармас өчен әллә нинди ялган юлларга басучылар хасил булды. Шөкер, соңгы берничә елда әлеге ямьсез күренешләр юк диярлек.  Алай гына да түгел, егетләрне хәзер сайлап кына алалар.

Бүген хәрби комиссариатта хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков рәслегендә үтте.
Комиссия әгъзалары каршына медицина тикшерүләрен уңышлы узган 11 егет басты. Комиссия әгъзалары потенциаль солдатларның шәхси эшләре белән таныштылар. Аларның һәрберсе белән  әңгәмә корылды.  Комиссия тарафыннан  егетләргә армия мәктәбен лаеклы үтүләрен, ата-аналарын һәм районны сынатмауларын, ә кайткач, туган якларында күңелләренә якын эш табуларын теләделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: