Зәй офыклары

Зәйдә “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” үтте

Зәйдә хәрби хезмәткә язгы һәм көзге чакыру алдыннан "Призывник көне" үткәрү традициягә әверелде. Әлеге чара бүген политехник колледжда оештырылды. Чөнки әлеге уку йортында хәрби хезмәт үтәргә яше җиткән егетләр шактый. Бирегә шулай ук быелгы көздә хәрби хезмәт үтәргә китәчәк егетләр, шәһәр мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укучы егетләр чакырылды. Тантана алдыннан анда катнашучылар чара өчен махсус әзерләнгән хәрби-патриотик юнәлештәге күргәзмә белән таныштылар.

Чара Россия армиясенең төрле гаскәрләрен, шул исәптән диңгез флотының бүгенге торышы,хәрби хезмәт үтәү турында видеоролик белән башланды. Тантанада  катнашучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева чыгыш ясады.
 Бүгенге көндә Зәйнең 100ләп егете - чакыру буенча, 40тан артыгы контракт нигезендә армия сафларында хезмәт итә. Көзге чакырылышта исә 56 егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китәргә тиеш. Аларның кайберләре хәрби хезмәтне башлады инде.
- Ватанны саклау - ир-егетләрнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Сез дә сынатмассыз, Зәй районына тап төшермәссез дип ышанам. Исән-сау хезмәт итеп, туган якларыбызга әйләнеп кайтыгыз,  -диде чыгышында Илнар Хафизов.
Ул якын көннәрдә армия сафларына китәчәк бер төркем егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
 -Егетләр, армиядә хезмәт итү - сезнең өчен беренче имтихан. Сез шушы бер ел эчендә бик күп нәрсәне аңлаячаксыз, күп кенә күнекмәләр үзләштерәчәксез. Алары сезгә алдагы тормышыгызда һәрвакыт кирәк булачак. Барысын да лаеклы үтегез, армиянең ни икәнен, Ватанны саклауның зур җаваплылык йөкләвен аңлагыз, бабаларыгызның Бөек Ватан сугышында ниләр кичергәнен күз алдына китереп, үзегез дә нык, батыр булырга өйрәнегез,-диде  хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: