Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә хуҗасыз этләрне контрольгә алу буенча җитди эш алып барыла

Беркемгә дә сер түгел, авыл халкы да, шәһәр халкы да чамасыз күп үрчегән хуҗасыз этләрдән зыян күрә. Дүрт аяклы дусларыбыз елына ике мәртәбә 7-8әр бала китерә. Баласы да бер елдан нәсел калдырырга сәләтле була. Хөкүмәт аларның санын киметү өчен төрле чаралар күреп карый. Әмма әлегә нәтиҗәсе бик сизелми шул.

Гомумән, бу хайваннар балаларны куркыталар, алар уйный торган ком мәйданчыкларын нәҗес белән пычраталар, төне буе бер өер икенчесе белән сугышып, өреп, халыкның тынычлыгын алалар.

Быел Зәй районына этләрне тотып алып китү хезмәте өч тапкыр килгән һәм 60 этне алып киткән. Бу эш дәвам итә.

2021 елның 29 гыйнварында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты сукбай этләрне тоту хезмәте белән муниципаль контракт төзеде. Әлеге хезмәт бу эшкә 5 февральдән керешкән һәм инде 3 тапкыр безнең районга килгән. Районда бу эшнең ничек куелуы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Кузнецова сөйли.

-Безнең районда бу төр эше башкаруга  тендерны Ульяновск өлкәсе шәхси эшмәкәре отты. Ул торак-коммуналь бүлеге «Халык контроле» мәгълүмат системасында шәһәр башкарма комитетында җыела  торган гаризалар буенча эшли. Халык гаризаларны бердәм диспетчерлык хезмәте (7-16-16), торак-коммуналь хуҗалык бүлеге (3-37-47) телефоны буенча бирә ала.

Узган ел Зәй районында махсус оешма 132 этне тотып алып киткән иде, шуның 120се районга кире кайтарылды. Зәйгә  кайтмаган 12 этнең 11е яңа хуҗалар тапкан,  аларны приюттан алганнар. Бер эт, агрессив булу  аркасында, кире кайтарылмады.

 Этләрне тотып алып китү өчен кемнәрдән гаризалар керә соң?

Әлбәттә, беренче чиратта  этләр урамда куркыткан кешеләрдән. Шунысын әйтик,  без кешеләрдән гаризалар керә, ә соңыннан этнең колакларында сары бирка булганлыгы  ачыклана. Әмма без барыбер гаризаны игътибарсыз калдырмыйбыз.

Кайбер зәйлеләр шәһәргә этләрне чит җирләрдән алып киләләр дип уйлый. Бу мөмкин түгел. Без халык заявкалары буенча эшлибез. Әйтик, кеше күрә һәм безгә шалтырата. Без бу процессны контрольдә тотабыз.

Этләрне тотып алып киткәч, алар якынча 2-3 атна приютта яши, анда ветеринарлар тиешле чаралар,  процедуралар уздыралар, ә аннары этләр элекке урыннарына киредән кайтарыла.

 Мөһим моментны билгеләп үтәсем килә - районга бары тик халыкка куркыныч тудырмый торган этләр генә кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев