Зәй офыклары

Зәйдә "КИА" машинасы бетон коймага бәрелеп, йөртүчесе һәлак булган

Һәлакәт Тавлин урамында килеп чыккан.

 Зәйдә "КИА" йөртүчесе машинасы белән бетон коймага бәрелеп һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
3 ноябрьдә кич  шәһәрнең Тавлин урамында “КИА” машинасының 55 яшьлек йөртүчесе, йөртү тизлеген арттырган һәм, идарәне югалтып, юлдан чыгып киткән. Машина бетон коймага барып бәрелгән.
“КИА” машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ир-атның саклану каешын эләктермәгән булуы ачыкланган.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/04/174586/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: