Зәй офыклары

Зәйдә кибетләрдә продукция белән тәэмин ителеш гадәти шартларда (видео)

Соңгы көннәрдә, илдә эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, кибет киштәләрендә азык-төлек, башка көндәлек хуҗалык товарлары азаю, ә кайбер сәүдә нокталарында кибет киштәләренең бушап калуы турында хәбәрләр йөри башлады, бу бигрәк тә социаль челтәрләрдә, телефоннарда ватсап төркемнәрендә киң тарала.

Моның чыннан да шулаймы, юкмы икәнлеген белү-күрү максатында без шәһәрнең берничә кибетендә булдык.
Әйтергә кирәк, әлеге сәүдә нокталарында элек ничек киштәләр тулы товар булган булса, бүгенге көндә дә шулай. Ипи-күмәч әйберләре, төрле төр ярмалар, сөт һәм сөт ризыклары, хуҗалык товарлары, кер юу порошоклары, сабыннар, туалет кәгазьләре – барысы да бар.
-Бернинди ажиотаж да юк. Товар кытлыгын да сизмибез, барлык төр товарларны китереп торалар. Аларны запаска җыю өчен сәбәп юк, - ди кибет директоры Ольга Костылева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: