Зәй офыклары

Зәйдә кичке сәгать 4 кә сайлаучыларның 60 проценты үз тавышларын биргән

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хуҗина белдерүенчә, зәйлеләр сайлауларда актив катнаша. Кичке сәгать 4кә сайлаучыларның  60 процент чамасы инде үз тавышларын биргәннәр.

Бүген - 8 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне үтә. Республика халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар. 100 депутат смандатына сигез сәяси партиядән, шудлай ук үз-үзен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва итә. Сайлаулар сайлаучыларның активлыгы белән үтә. Сайлаулар барышын 103 федераль һәмтөбәкара массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча сайлаулар хокук бозуларсыз үтә, шикаятьләр кермәгән.

 

Зәй районында шәһәрдә һәм авылларда 64 сайлау участогы эшли. Район авылларында  барлыгы - 10564, шәһәрдә 30447 сайлаучы исәпләнә.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хуҗина белдерүенчә, зәйлеләр сайлауларда актив катнаша. Кичке сәгать 4кә сайлаучыларның  60 процент чамасы инде үз тавышларын биргәннәр.  Район халкы киләчәкне сайлауга битараф түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: