Зәй офыклары

Зәйдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды

Зәйдә спорт сәламәтләндерү комплексы территориясендә палаткада урнаштырылган 1444нче сайлау участогында, иң беренчеләрдән булып үз тавышын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов бирде.

Биредәге сайлау участогы спорт комплексында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле палаткада урнаштырылды. Әлеге участокта Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен үз сүзен район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев та белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: