Зәй офыклары

Зәйдә коронавирус белән авыруның егерменче очрагы теркәлде

Зәйдә яшәүче бер хатын авыр хәлдә хастаханәгә салына, аны коткарып кала алмыйлар.

Пандемия башланганнан бирле,  Зәй районында COVID-19ның егерменче очрагы теркәлде. 1963 елда туган хатын район үзәк хастаханәсенә авыр хәлдә мөрәҗәгать итә, шунда ук реанимация бүлегенә  салына, хроник авырулары була. Кызганычка каршы, аны саклап кала алмаганнар. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Бу очрак буенча эпидемиологик тикшерү үткәрелде. Авыру белән элемтәдә булган кешеләр ачыкланды. Алар - үз-үзеңне изоляцияләү режимында, медицина күзәтүе астына алынды. Яшәү урынында эпидемиягә каршы чаралар үткәрелде.

Гомумән алганда, узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 39 очрагы теркәлгән, шуларның 1се – читтән кертелгән, 38е – авыру белән элемтәдә булып, йоктыручылар. 5 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана. Авыручылар арасында иң күбе Казанда, алар – 20 кеше, Югары Ослан районында – 5, Яр Чаллыда – 4, Әтнә, Түбән Кама районнарында – өчәр, Биектау районында - ике, Зәй районында – бер очрак теркәлгән.

17 октябрьгә Татарстанда 7770 COVID-19 очрагы теркәлгән. 6702 кеше терелгән, шул исәптән 50се - узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: