Зәй офыклары

Зәйдә коронавирус белән авыруның икенче очрагы теркәлде

Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча республикада яңа вирус 53 кешедә ачыкланган.

13 кеше хастаханәләргә салынган,  40  кеше өйләрендә дәвалана.

Авыру йоктыручылар арасында 6 бала да бар.  18 – 30 яшьлекләрдән -9, 30 – 50 яшь -17, 50 – 60 яшь -13, 60-70 яшь – 5, 70-80 яшьлекләрдән 2 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.
Шәһәрләр буенча:
Казанда -27
Чаллы – 17

Тукай районы – 2

Зәй, Алексеевский, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорский, Менделеевский районнарында берәр очрак теркәлгән.

 

29 майга республикада коронавирус инфекциясен 3079 кеше йоктырган.

Барлык саклану чараларын төгәл үтәргә чакырабыз. Маскалардан гына йөрегез, перчаткасыз чыкмагыз, урамнарда йөргәндә кулыгыз белән битегезгә, борыныгызга тотынмагыз. Дистанция саклап хәрәкәт итегез. Кулларны кат-кат сабынлап юу мөһим.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: