Зәй офыклары

Зәйдә коронавирус инфекциясе йоктырган икенче очрак ачыкланды

Районда коронавирус инфекциясе белән бәйле вазгыять нинди, ничә кеше үзизоляциядә, инфекция йоктыруның яңа очраклары юкмы? Әлеге сораулар белән без район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйховка мөрәҗәгаь иттек. Ул түбәндәгеләрне сөйләде.

-Бүгенге көнгә районда 83 кеше табиблар күзәтүе астында үзизоляциядә. Сөенечле хәбәргә килгәндә, авыл җирлегендә яшәүче  вирус йоктырган кешенедән янә анализлар алынган иде. Аның нәтиҗәсе билгеле булды, ул – тискәре. Шулай итеп, ул савыккан кеше буларак, авыручылар исәбеннән төшерелде.
Аның каравы, 18 майда безгә шәһәрдә яшәүче бер кеше тән температурасы күтәрелеп мөрәҗәгать иткән иде. Диагностика үткәргәннән соң, аңа  дәвалау билгеләнде. Әмма аның хәле яхшырмады. 22 майда исә коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелеп, ул Чаллыга җибәрелгән иде. Бүген анда  чынлап та инфекция булуы ачыкланды. Хәзер ул Чаллыда махсус стационарда дәвалана. Безнең район үзәк дәваханәсендә әлеге пациент вирус инфекциясе йоктыручы буларак теркәлмәүгә карамастан, без аның белән аралашкан кешеләрне үзизоляция режимына куйдык. Сөенечкә, аларда коронавирус инфекциясе ачыкланмады. Вакыт шактый узганга күрә, без әлеге очракның читтән кертелгәнме яисә контакт юлы белән булганлыгын белә алмыйбыз. Шул ук вакытта авыру Зәйдән беркая да чыкмаган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: