Зәй офыклары

Зәйдә коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы билгеле

⚡ Соңгы тәүлектә республикада СOVID-19 белән 50 пациент теркәлгән. Шуларның берсе Зәйдә.

Барлык яңа очраклар да авыручылар белән онтактта булучылар.  12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр-1
18-30-5
30-50- 15
50-60-11
60-70-5
70-80-3
80-90-1
География :
1.Казан – 18
2.Яр Чаллы – 10
3.Алексеевск – 1
4.Биектау – 1
5.Алабуга – 1
6.Зәй районы-1
7.Яшел Үзән – 1
8.Кама Тамагы – 1
9.Лаеш – 2
10.Түбән Кама – 2
11.Нурлат – 1
12.Питрәч – 1
13.Теләче – 1

Нәтиҗәдә, 27 июньгә Татарстанда 4431 COVID-19 очрагы теркәлгән. 3265 кеше терелгән, 1151 кеше дәвалануны дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: