Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә ⠀

Бүгенге көнгә Зәйдә 3568 кешегә вакцина ясалды. Шуларның 2743е –вакцинаның икенче компонентын ясатты.

Зәйлеләр COVID-19дан бәйрәм көннәрендә вакцинацияне уза ала. Район үзәк хастаханәсенең прививка кабинеты ялларсыз эшли. Кабинет 8, 10 майда - иртәнге 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, 4 майдан 7 майга кадәр – иртәнге 8 сәгатьтән кичке 4 сәгатькә кадәр эшли.

Бүгенге көнгә Зәйдә 3568 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 2743е –вакцинаның икенче компонентын ясатты.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев