Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү  район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

 Көн тәртибендә  коррупциягә каршы тору, коррупциячел гамәлләрне булдырмау буенча комиссиянең 2020 елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга бурычлар, контроль-хисап палатасының 2020 елда эшчәнлеге, авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын нәтиҗәле файдалану, бюджет средстволарын максатчан һәм рациональ тоту буенча муниципаль финанс контроле эшчәнлеген оештыру,  җирле үзидарә органнары  һәм  муниципаль бюджет учреждениеләрендә тикшерүләр уздыру  нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды.

 Район башлыгы муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында декларацияләрне үз вакытында һәм дөрес итеп тутыру мәсьәләсенә игътибар итте. Дөрес эшләгез, коррупциячел гамәлләр дип бәйләнә алуга юл калдырмагыз, диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев