Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе җанлы узды

Быелгы конкурс илебездә яшь юл инспекторлары хәрәкәте оешуның 80 еллыгына багышланды.

“Куркынычсыз тәгәрмәч”нең район этабы шәһәрнең 7нче мәктәбе базасында үтте.
Бу очраклы түгел, чөнки биредә барлык таләпләргә җавап бирүче автошәһәрчек бар. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үзләштереп, аларны үтәүне максат итеп куйган конкурс бездә инде ундүрт ел уздырыла. Быел конкурста шәһәрдән - 8 һәм 14 авыл мәктәбе катнашты (барлыгы 98 укучы).
Бу бәйгене малайлар һәм кызлар аеруча түземсезләнеп көтте, чөнки аңа әзерләнү һәр мәктәптә өзлексез дәвам итте, дисәк тә, ялгыш булмас. Хәер, башкача була да алмый: балаларга бит көн саен машина юлы аркылы чыгарга, автобуста яисә әти-әниләре белән бергә автомобильдә пассажир сыйфатында йөрергә туры килә.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән бергәләп уздырылучы «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калырга ярдәм итә.
Конкурсны ачу тантанасы мәктәп ишегалдында оештырылды. ”Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов яшь юл инспекторлары командаларын сәламләп, аларга ярышның барлык этапларында да уңышлар теләде.
-Яшь инспекторлар конкурсы - бик әһәмиятле профилактика чарасы ул. Бүген андый чаралар уздыру бигрәк тә зарури. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр, - диде Вадим Валентинович.
Ике малай һәм ике кыздан торган командалар 6 станция (алты төр ярыш) аша уздылар. Алар – юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, тормыш иминлеге кагыйдәләрен белү (ул үз эченә велосипедны җыя белүне алды), команданың агитбригада сыйфатындагы чыгышы, автошәһәрчектә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм велосипедта фигуралы йөрү.
-Без конкурска теләп әзерләндек, чөнки мондый чарада беренче мәртәбә генә катнашмыйбыз. Быел да яхшы нәтиҗәләр күрсәтербез дип уйлыйбыз, - диде Поручик мәктәбе укучылары.
Әлбәттә, һәр ярыш буенча иң осталар ачыкланды. Команданың күр-сәткечләре һәр аерым ярыш нәтиҗәләреннән формалашты.
-Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча агитбригадалар чыгышында без 6нчы, 2нче һәм Югары Мәлем мәктәбе командаларын иң яхшы чыгыш ясау-чылар буларак билгеләдек, -диде балалар иҗат йорты директоры Валентина Куликова.

Командалар арасында I урынны 6нчы мәктәп командасы яулады. 7нче мәктәп - II, 4нче мәктәп III урында.
Агитбригадалар бәйгесендә шулай ук 6нчы мәктәп командасына тиңнәр булмады.
Шәхси беренчелектә юл йөрү кагыйдәләрен иң оста белүчеләр: Матвей Плешаков - I (2нче мәктәп), Азалия Ярмөхәммәтова (7нче мәктәп) - II, Виктория Егорова (7нче мәктәп) - III урында. Виктория шулай ук автошәһәрчектә иң оста йөрүче буларак та беренче урынны алды. Илдар Зәйнетдинов (7нче мәктәп) беренче медицина ярдәме күрсәтүдә җиңүгә иреште. Тормыш иминлеге нигезләре буенча Илья Болговка тиңнәр булмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев