Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә кыр эшләренә әзерлек тикшерелә

Район агрофирмаларында кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максатыннан авыл хуҗалыгы техникаларын кабул итү комиссиясе эшләде.

Җиһанда - тулы куәттә яз. Күңелле мәшәкать - кыр эшләре алды көннәре белән яшибез. Ә игенчеләр өчен яз матур килде - дым җиргә сеңеп бара.
Чәршәмбе көнне район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле - «Агрокөч сервис» АҖ ремонт сыйфатын тикшерү һәм эксплуатацияләү бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, «Агрокөч» акционерлык җәмгыяте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре, дәүләт техник күзәтү идарәсенең Зәй районы буенча башлыгы, “Россельхозцентр”ның районара бүлеге мөдире катнашында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә техника әзерлеге тикшерелде, машина-трактор паркы, хезмәтне сак-лау һәм орлыклык материал торышы каралды.


Разиф Кәримов тикшерү барышында шәхсән үзе һәр нәрсәне күз уңында тота. Урыннарда механизаторлар белән җылы аралашу оештырылып, техник яктан стратегия турында сөйләшү алып барыла, аларга куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеге, кыр эшләрендә хезмәт хаклары һәм матди кызыксындыру чаралары турында аңлатыла.
Без “Зәй шикәре” агро-фирмасының “Чыбыклы” бүлекчәсе Сәрәпәле остаханәсендә язгы кыр эшләренә техника әзерлеге, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал торышын карау барышы белән танышып кайттык. Биредә сигез дистәдән артык техника язгы кыр эшләренә әзерлек сызыгына куелган. Алар барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән.
Кыр эшләрен уңышлы башкару өчен районга 1815 тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирелгән. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатында да чагыла: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Хуҗалыклар бер гектарга 108 килограмм исәбеннән минераль ашлама туплаган, әлеге күрсәткеч буенча район республикада беренче урында.
Районның быел орлык фонды да куандыра, орлыклык материал белән тәэмин ителеш 100 процент. Орлыклар элиталы, югары репродукцияле, сынау участокларында сынап каралган. Алар 2-3 компонентлы агулар белән эшкәртелгән, өстәвенә, микроэлементлар кушылган.
- Агымдагы язда 75 мең гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкарылачак. Шуның 40 мең гектарын бөртекле, бөртекле-кузаклы культура тәшкил итә. Көзге бодай исә 14 мең гектар мәйдан били. Быел арыш чәчәргә исәп, соңгы биш елда аны чәчкән юк иде. Узган ел Төгидә 1000 гектарда арыш чәчкән идек, уңышы буенча яхшы күренә. Шикәр чөгендере исә узган ел күләмендә булачак. Быел техник культуралар чәчүгә үзгәрешләр кертәбез: рапс, көнбагыш, орлыкка кукуруз мәйданнары артачак, - диде Разиф Кәримов.
Район хуҗалыкларында барлык төр техника язгы кыр эшләренә чыгарга әзер. Кыр эшләрендә төрле маркадагы 300 трактор катнашачак, шуларның 60ы - заманча, куәтле техника.
–Быел дүрт төр яңа трактор, берничә чөгендер чәчкеч кайтты. Тракторлар чәчү эшендә катнашачак, - ди район башлыгы.
Чәчү кампаниясе чорында эшләячәк тукландыру, тырмалау, чәчү агрегатлары, культиваторлар, каток агрегатлары да тиешле дәрәҗәдә әзерлектә. Бу чорда 15 чәчү комплексы эшләячәк.
-Зәй хуҗалыклары, гадәттәгечә, язгы кыр эшләренә тулаем әзерлек белән килә. Хәерле сәгатьтә булсын, -диде Фәрит Хәкимов.
Гомумән, биредә һәм районның калган хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә техника, машина-трактор паркы әзерлеге 100 процент дип бәяләнде.
Быел төп максат булып туфракта дымны саклау һәм алдагы еллардагы кебек ачылган басуларда чәчү эшләрен башкару зарурлыгы тора. Кыр эшләренә исә район тиз көннәрдә керешергә исәп тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев