Зәй офыклары

Зәйдә өлкән буын кешеләре ярыша

Районда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә.

Төрле яшьтәгеләр арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары оештырылу - шуның нәтиҗәсе. Ел дәвамында укучылар, яшьләр, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләрендә эшләүчеләр, өлкән буын кешеләре  арасында спортның күп төрләреннән ярышлар уза.
Бүген  Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасы узды. Аның районда унберенче елын оештырылуы. Ул спортның җәйге сигез төрен колачлады. Алар - йөзү, мылтыктан ату,  өстәл теннисы, җиңел атлетика, катнаш эстафета, гимнастика һ.б. спорт чарасын район-шәһәр ветераннар советы, пенсия фонды һәм спорт идарәләре, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге  бергә оештырды. Ярышларда районнан биш  дистәләп өлкән кеше катнашты. Аларны ачу тантанасында район-шәһәр ветераннар советы рәисе Николай Шипков, “Пенсионерлар берлеге” җирле бүлеге җитәкчесе Мария Боровинских,  спорт һәм туризм идарәсе  белгече Айдар Кашапов катнашты һәм чыгыш ясады.
Ярышлар киеренке барды. Соңыннан җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар Мактау грамоталарына ия булдык. Тиздән алар Зәй данын “Сәламәтлек” спартакиадасының республика турында яклаячак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: