Зәй офыклары

Зәйдә өлкән яшьтәге авыл кешеләре дәваханәгә махсус машинада килә

“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында авылларда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне диспансеризация узуга махсус машинада алып килү эше дәвам итә.

Бу эшне “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән оештыра.
“Медицина оешмасына илтү буенча эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә алып барыла. Медицина тикшерүен үтәргә баручылар җыелу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтеп куела. Федераль программа буенча алынган махсус автомобиль аларны билгеләнгән вакытта килеп ала һәм тикшерүләр узгач яңадан китереп куя”, – дип хәбәр итәләр “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгәгеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: