Зәй офыклары

Зәйдә өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруга алып килү буенча эш дәвам итә

"Демография" илкүләм проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында сентябрь аеннан Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә район үзәк дәваханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда йөртүне оештырды.

2019 ел тәмамланып килә, димәк, башкарылган эшкә йомгак ясар вакыты җитте. Агымдагы елның 85 эш көнендә Зәйнең медицина оешмаларына 20 авыл җирлегеннән, 45 торак пункттан 65 яшьтән өлкәнрәк 611 кеше китерелгән. Көнгә 1-4 рейс башкарылган, ул көнгә 16 кешене колачлаган. Машина көнгә уртача 135 км юл узган.
 Өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирелеп, табибка чиратсыз керү мөмкинлеге тудырылды. Алар өстәмә һәм профилактик медицина тикшерүләре, скрининглар, диспансеризация  уздылар.
  Әлеге эшчәнлек киләсе 2020 елда да дәвам итәчәк. Беренче кварталга план-график әзер инде, аның нигезендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 424 кешене медицина учреждениеләренә махсус машинада алып килү планлаштырыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: