Зәй офыклары

Зәйдә өлкәннәр азык-төлек белән бергә район газеталары да ала

Зәйнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре шәһәр һәм районның ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләренә азык-төлек китерүләрне дәвам итәләр.

Үзәк карамагында барлыгы 186 кеше. Өлкән зәйлеләрне көндәлек кирәк-яраклар һәм азык-төлек белән бергә "Яңа Зәй" һәм "Зәй офыклары"район газеталары да китерелүе куандыра. Исегезгә төшерәбез, әлеге кешеләр өчен газеталарны район хәйриячеләре яздырган иде. Бүгенге вәзгыять белән бәйле рәвештә өлкәннәр хәзер өйдән чыгып газеталарга редакциягә килә алмыйлар. Ә социаль хезмәткәрләр аларга район матбугаты белән үз вакытында танышып барырга ярдәм итә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: