Зәй офыклары

Зәйдә өлкәннәр дә, балалар да бердәй игътибар үзәгендә

Зәйдә җәйге чорда балалар ялын, мәшгульлеген оештыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны үткәрү, бүген аңа әзерлек барышы, хәрби хезмәт турында мәсьәләләр социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында каралды. Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов балаларның җәйге ялын, мәшгульлеген тагын да үзенчәлекле итү, бер генә яшүсмернең...

Зәйдә җәйге чорда балалар ялын, мәшгульлеген оештыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны үткәрү, бүген аңа әзерлек барышы, хәрби хезмәт турында мәсьәләләр социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында каралды. Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов балаларның җәйге ялын, мәшгульлеген тагын да үзенчәлекле итү, бер генә яшүсмернең дә игътибардан читтә калмавын тәэмин итү өчен хәзердән үк мәктәпләрдә, колледжда балалар белән сөйләшүләр алып барырга, аларның теләкләрен искә алырга кирәклеккә басым ясады.

- Безгә балаларның күзәтүдә булуы мөһим, аларны нинди дә булса шөгыльгә җәлеп итү ысылларын ныгытып уйлау зарур. Ә студентлар хезмәт отрядларының "Урман патруле" юнәлешен үзебезнең урманнарны чистартуга да юнәлтү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгына хат юлларга кирәк, - дип ассызыклады ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Дәүләт Советы тарафыннан "Сугыш елы балалары" республика законы кабул ителү ихтималы булуын хәбәр итте.

- Кайсы елларда туучылар керүен без соңрак, закон кабул ителгәч, хәбәр итәрбез. Ә аларга "Хезмәт ветераны" исемен алучылар белән бер дәрәҗәдә ташламалар карала. Бары тик хезмәт ветераны да сугыш елы баласы да булучыларга икесенең берсен сайларга туры киләчәк. Безнең мәгълүматлар буенча, районда "Хезмәт ветераны" исемен алмаган сугыш чоры балалары шактый, шуңа күрә законны күпләр көтеп ала, - диде ул.

Комиссия рәисе Римма Зайцева да бу уңайдан авыл җирлекләрендә халыктан сорауларның күп булуын искәртеп, закон кабул ителү сугыш михнәтен татучыларга олы хөрмәт күрсәтү булачак, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: