Зәй офыклары

Зәйдә өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә волонтерлар булышачак (видео)

Волонтерлар ярдәменнән 65 яшьтән өлкән һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр 7-07-66 һәм 2-82-19 телефоннары аша шалтыратып файдалана ала.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр,  башкаларга караганда, коронавирус инфекциясе йогынтысына тизрәк бирешә. Иммун системасының тотрыксыз булуы сәбәпле, шушы яшьтәге өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы зуррак, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кибетләргә, даруханәләргә, банкларга, почта бүлекчәләренә һәм башка оешмаларга сирәк йөрергә киңәш ителә. Әлеге категория өлкәннәргә туганнары тарафыннан азык-төлек китерүдә, дарулар сатып алуда һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Шәһәр-районыбызда социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килсә, бу эшкә шулай ук волонтерлар да алынды.
- Районда санитария-эпидемияләргә каршы комиссия карары белән коронавирус таралу шартларында өйдә калырга мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар отряды оештырылды.  Волонтерлар отряды "кайнар линия" телефоннары аша өлкәннәргә табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратлары һәм азык-төлек китерүдә ярдәм күрсәтәчәк. Барлык волонтерлар да коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик чаралар турында инструктаж үтте. Безгә шалтыратучылар бар инде, заказлар алабыз,  - диде “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Оксана Артюхова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ирекле волонтерлар ярдәме бушлай  күрсәтелә, әмма азык-төлек һәм дарулар сатып алу өлкәннәрнең үзләре хисабына башкарыла.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: