Зәй офыклары

Зәйдә Ләйсән Мансурова - “Ел тәрбияче-2021” исеменә лаек булды

“Ел тәрбиячесе-2021” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре ачыкланды.

11-25 гыйнварда «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурсның максаты - мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри  үсешен тәэмин итү, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәсен тарату.

Конкурсның муниципаль этабына һәр мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан  берәр катнашучы тәкъдим ителде. Конкурс сынаулары ике турда узды. «Балалар белән педагогик чара»  дигән читтән торып үткәрелгән турда конкурсантлар балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен проектлау, оештыру һәм тормышка ашыру өлкәсендә профессиональ компетенцияләрне күрсәттеләр. Балаларның яшен һәм чараның темасын конкурста катнашучылар үзләре билгеләде. «Минем педагогик табышым» конкурс сынавы конкурсантның үз эшчәнлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерүдә иң мөһим булган методларын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәтә торган чыгышыннан гыйбарәт иде. Конкурста катнашучыларның чыгышы презентация яки видеофрагментлар белән үрелеп барды.

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча “Ел тәрбиячесе” дип “Салават күпере” балалар  бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Насих кызы Мансурова танылды. Икенче урында“Уймак кыз” бакчасы тәрбиячесе Екатерина Павловна Биканова,  өченче урында “Шатлык” бакчасы педагогы Надежда Михайловна Козлова булды. "Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе" номинациясендә «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Рәүф кызы Гыйлманова җиңде.

“Ел тәрбиячесе – 2021” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары әлеге конкурсның төбәк турында катнашачаклар, ул февраль аенда узачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: