Зәй офыклары

Зәйдә машина йөртүче гүзәл затларга чәчәкләр тапшырылды

8 Март бәйрәме көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләренең машина йөртүче хатын-кызларны тәбрик итеп, чәчәк тапшырулары күркәм гадәткә әверелде.

Зәй ЮХИДИ бүлеге быел бу чараны “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды әгъзалары белән берлектә оештырды.
Шәһәрнең 4нче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары район үзәк дәваханәсе һәм ”Кояшкай” балалар бакчасы янәшәсендәге юлдан хәрәкәт итүче транспорт иярләүче гүзәл затларга чәчәкләр һәм махсус открыткалар бүләк иттеләр. Көтелмәгән мондый игътибардан автоледиләрнең  күбесе аптырап та кады.
-Укучы малайларның мондый гамәленнән кәеф күтәреде. Уйламаган җирдән бүләккә чәчәкләр алуы - шундый сөенеч. Рәхмәт оештыручыларга, - диде Вероника Москова.
4нче мәктәп директоры Альбина Ларинага да бәхет елмайды. Ул тиз генә машинасына утырып китеп барасы иде дә, барып чыкмады, башта  яшь юл хәрәкәте инспекторларыннан котлау һәм чәчәкләр алырга туры килде.
Әлбәттә, әлеге матур акция юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәп оештырылды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: