Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә массакүләм вакцинация бара

Бүген йөзләп зәйле Covid-19га каршы прививка ясатты.

Бүген Зәй район үзәк дәваханәсе поликлиникасында массакүләм вакцинация оештырылды. Прививка ясау иртәнге сәгать сигездән башланды. Вакцинациягә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, мәгариф, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр килде.

- Безнең эшебез һәрвакыт кеше белән аралашуга бәйле, шуңа да прививка ясатуны кирәк дип саныйм. Вакцинация ясауның мондый формасын оештыру уңайлы, - дип уртаклашты 1нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Әлфия Кондрабаева.

Бүген йөзләп кешегә вакцинаның беренче компоненты ясалды.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев