Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә массакүләм вакцинация бара

Бүген Зәй үзәк хастаханәсе медицина бригаларының берсе "Энергетик" Мәдәният сараенда эшләде.

Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда COVID-19га каршы массакүләм вакцинация узды. Теләгән һәркем килеп, коронавируска каршы привика ясата алды. Прививка "Гам-КОВИД-Вак" вакцинасы белән ясалды. "Зәй-информ" хезмәткәрләре дә прививка ясатты.

 

Башта һәркем «Ирекле ризалык» дигән документ, пациент анкетасын тутырды, аннары вакцинация алдыннан пациентларны табиб-терапевт карап чыкты.

Прививка ясатырга чират тезелде. Вакцинациягә Зәй эчке эшләр бүлегенең 36 хезмәткәре килгән. Шәхси состав белән эшләү бүлеге башлыгы Илнур Шакиров сүзләренә караганда, шәхси составның 49 проценты коронавирустан вакцинацияләнгән инде. Бу көнне прививкаларны мәгариф, яшьләр эшләре, мәдәният  идарәләре хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар ясатты.

- Мин коронавирус белән авырмадым, тик үземне вирустан саклап калырга булдым һәм, мөмкинлектән файдаланып, прививка ясадым, - дип сөйли Эльвира Милочкина.

Прививка ясатканчы табиб һәр пациентны игътибар белән карый һәм сораштыра, бу процедура шактый вакыт ала.

- Күптән түгел хастаханәдән чыктым, шуңа күрә табиб миңа бер айдан соң прививка ясарга дигән киңәш язды, - диде Арина Хәйруллина.

Прививка ясау процедурасы үзе - озак эш түгел, әмма һәр пациентка медицина хезмәткәрләре өч тәүлек дәвамында хәлләрнең начараюы турында кисәттеләр. "Температура күтәрелергә, сүлпәнлек, мускуллар һәм буыннарда авырту барлыкка килергә мөмкин, аң буталырга мөмкин», - диләр медицина хезмәткәрләре. Моннан тыш, прививка урынын өч көн дәвамында чылатырга ярамый.

Бүген беренче прививканы ясаучыларга 21 көннән соң кабат прививка ясарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев