Зәй офыклары

Зәйдә мәдәният учаклары төзекләнә

Зәйдә яңа күпфункцияле үзәкләр, клублар төзелү белән беррәттән мәдәният учакларын яңарту эше дә эзлекле алып барыла. Агымдагы елда Яңа Спас клубында 1,7 млн. сумга төзекләндерү, Иске Зәйдәге туган як өйрәнү музеенда 800 мең сумга түбә алыштыру эшләре бара. Шыкмай, Канаш авылларында электр үткәргечләр яңартыла. Иске Зәй бистәсе клубы, "Космос" яшьләр...

Зәйдә яңа күпфункцияле үзәкләр, клублар төзелү белән беррәттән мәдәният учакларын яңарту эше дә эзлекле алып барыла. Агымдагы елда Яңа Спас клубында 1,7 млн. сумга төзекләндерү, Иске Зәйдәге туган як өйрәнү музеенда 800 мең сумга түбә алыштыру эшләре бара. Шыкмай, Канаш авылларында электр үткәргечләр яңартыла. Иске Зәй бистәсе клубы, "Космос" яшьләр үзәге төзекләндерелә. Болар - җирле бюджет хисабына башкарылучы эшләр. Ә республика бюджетыннан махсус программа нигезендә Югары Шепкә авылы мәдәният йортын төзекләндерүгә 4,5 млн. сум акча алынды, шулай ук "Энергетик" Мәдәният сарае да республика программасы буенча төзекләндерелә. Моңа кадәр районда мәдәният учакларында зур күләмдә төзекләндерү эшләре юк иде, без инде киләсе елга да Кадер мәдәният учагын төзекләндерүгә 11 млн. сумнан артыклык күләмдә эш башкаруга республика президент программасына район җитәкчесе ярдәме белән керә алдык, ди мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: