Зәй офыклары

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсендә фикерләште

Бүген Зәйдә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте.

Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Лилия Әмирова, Казан дәүләт федераль университетының Алабуга филиалы директоры Елена Мерзон  катнашты. Күркәм гадәт буенча киңәшмәнең пленар өлеше башланганчы район җитәкчеллеге һәм министрлык вәкиле һәм башка рәсми затлар  “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел  мәктәпкәчә яшьтәге һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпләр күргәзмәләрне башлыча эшче һөнәрләренә багышлап оештырганнар иде. Шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы юнәлешендә алып барылган тәҗрибәгә дә киң урын бирелде. Бүгенге көндә сафта булган һәм арабыздан киткән педагогик хезмәт ветераннары портретларын мәйданга чыгару чараның яңалыгы булды.
Киңәшмә, елдагыча,  мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, балалар бакчалары, мәктәпләрдән делегацияләр, әлбәттә, педагогик хезмәт ветераннары катнашында үтте.
Киңәшмәне район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Район педсоветы “Зәй муниципаль районында тәрбиягә өстенлек бирү һәм белем сыйфатын күтәрү нигезендә мәгариф системасын камилләштерү” шигаре астында узды. Башка еллардан үзгә буларак, төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Ул чыгышында район мәгариф системасы үсешенең төп юнәлешләренә игътибар бирде,  узган уку елы нәтиҗәләрен анализлап, 2019-2020  уку елына бурычлар билгеләде. Мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина исә белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак, кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләсенә киң тукталды.
Фикер алышуларда “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Альбина Бывальцева,  6нчы  мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова, политехник колледж директоры Сергей Максимов, Зәй мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева катнашты. Аларның һәрберсе билгеле бер тема буенча чыгыш ясады.
Лилия Әмирова  Зәй мәгариф тармагы эшчәнлеген уңай  бәяләде. Шул ук вакытта Зәй педагогларының потенциалы җитәрлек, алар югарырак үрләр яуларга сәләтле, дип белдерде. Әлбәттә, ул Зәй мәгариф тармагында хезмәт куючылар алдына яңа бурычлар куйды.
Киңәшмә яшь педагогларны тәбрикләү һәм аларны “Укытучы” һөнәренә багышлау,  хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: