Зәй офыклары

Зәйдә Мәгариф министрлыгының “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар ачык тыңлауларда хисап тотты

Республикада гомуми белем бирү оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла.

Әлеге уңайдан 2011 елдан башлап мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен грантлар белән ярдәм итүнең комплекслы программасы тормышка ашырыла. “Безнең яңа укытучы” гранты ТР гомуми белем бирү мәктәпләренә педагогик эшчәнлеккә сәләтле булган талантлы яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан оештырылды. Бәйгедә катнашу өчен 35 яшькә кадәр булган, гомуми белем бирү оешмаларында эшләмәгән яисә бер ел гына эшләүче югары уку йортларын, педагогик көллиятләрне тәмамлаучылар, яшь аспирантлар һәм фән кандидатлары дәгъва белдерә ала. Ел саен 200 яшь укытучы грант ала. Бәйгедә җиңүчеләргә өч ел дәвамында хезмәт хакына билгеле күләмдә өстәмә түләнә, шәхси ноутбук бирелә, программалаштырылган электрон укыту-методика белән тәэмин итү һәм 500 сәгатьлек стажировка узу мөмкинлеге каралган.
 Соңгы 7 ел эчендә республикада  “Безнең яңа укытучы» грантында 1430 җиңүче булган.
Шәһәр-районыбызда да 2011 елдан башлап, “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар юк түгел. Әйтик, узган ел гына да аны 10 яшь укытучы алган иде. Положение буенча грант алучыларның  уку елы ахырында аның ничек тормышка ашырылуы турында ачык муниципаль тыңлауларда хисап бирүе каралган. Бүген балалар иҗат йортында 11 яшь укытучы, әлеге чарада катнашып, комисия алдында 2018-2019 уку елында шәхси проектларын тормышка ашыру, аның нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар турында хисап тоттылар. Комиссия аларның барысын да уңай бәяләде.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: