Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә мәгариф оешмаларында тукландыруны оештыру буенча киңәйтелгән семинар узды

Зәйнең 7нче мәктәбендә белем бирү учреждениеләрендә сәламәт тукландыруны оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча укыту семинары узды.

Семинар балалар туклануын оештыру һәм балаларның сәламәтлеген саклау өчен җаваплы булган мәктәп һәм бакча хезмәткәрләре өчен оештырылды.

- Семинарның максаты - белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең балаларны тукландыруны оештырганда санитар-гигиена белемнәрнең дәрәҗәсен күтәрү, профилактик эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, - дип сөйләде Роспотребнадзорның Зәй районара бүлеге башлыгы Ринат Насыйбуллин.

 

Семинарда  «Школьное питание» оешмасы тукландыру операторы, мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләре, медицина хезмәткәрләре, производство мөдирләре, мәгариф учреждениеләре пешекчеләре катнашты. Алар тукландыруны оештыруда яңа санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар, 2020 елның 1 сентябреннән быелның 20 мартына кадәр мәктәп ашханәләренең эшен тикшерү нәтиҗәләре, азык-төлек продуктларын кабул итүнең төп кагыйдәләре буенча мәгълүмат тыңладылар һәм фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев