Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә мәгариф тармагы мәсьәләләренә багышланган семинар узды

Фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча, агымдагы уку елында районыбыз укучылары 45 призлы урын алды.

Бүген Зәйдә белем бирү оешмалары җитәкчеләре семинары үтте. Семинар-киңәшмә шәһәр-район белем бирү учреждениеләрендә укыту -тәрбия процессының актуаль мәсьәләләренә багышланды һәм “Белем бирү нәтиҗәләре мониторингы: анализ һәм үсеш перспективалары” темасы астында оештырылды.

Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.

Семинарда катнашучылар алдында төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина чыкты. Ул чыгышында агымдагы уку елының якынча нәтиҗәләрен анализлады, аерым алганда, районыбыз укучыларының фән олимпиадаларында ничек катнашуы (һәр мәктәпнең өлешен анализлап), алда торган бердәм дәүләт имтихинарын һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе уңышлы үткәрү, укучылар туклануы, педагогик коллективларның коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату торышы һәм кайбер башка мәсьәләләргә тукталды.

Фикер алышуларда 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина, Кадер мәктәп директоры Эльвира Цыганова һәм укучыларның кече фәннәр академиясе директоры вазифаларын башкаручы Лариса Дмитриева катнашты.

Альбина Ларина мәктәп коллективының дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек һәм аны уздыру буенча эш системасын яктыртса, Эльвира Цыганова “Белем сыйфаты – уңышлы эшләүче мәктәп нигезе” дигән темага чыгыш ясады. Лариса Дмитриева чыгышында укучыларның кече фәннәр академиясенең конкурслар һәм олимпиадалар хәрәкәтен үстерү эшчәнлегенә тукталды.

Быел районда IX сыйныфны - 423, XI сыйныфны 162 укучы тәмамлый. Мәгариф идарәсе башлыгы белдерүенчә, IX сыйныфны тәмамлаучылар быел имтиханны рус теле һәм математикадан тапшырачак, шулай ук үзләре сайлаган фәннән контроль эш эшләячәк. XI сыйныфлар арасыннан бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик югары уку йортларына керергә теләк белдерүчеләр генә тапшырачак.

Фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча, 2021 елда районыбыз укучылары 45 призлы урын алган, шуның 15е Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк турында яуланган.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев