Зәй офыклары

Зәйдә мәгариф учреждениеләрен планлы тикшерү эшенә йомгак ясалды

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан район белем бирү йортларында үткәрелгән планлы, киң масштаблы тикшерү-күзәтү эшләренә йомгак ясалды.

Мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова Зәй мәгарифе системасына бәя биреп, уңай якларны да, җитешсезлекләрне дә атады. Гомумән, райондагы белем бирү сыйфатын, тудырылучы шартларны күзәтүгә  югары квалификацияле педагоглар булган 35 эксперт җәлеп ителде. Алар 927 дәрестә булып күзәтү алып бардылар. Зәй районындагы 52 мәгариф оешмасы: 22 мәктәп, 23 балалар бакчасы, 6 өстәмә белем бирү оешмасы һәм политехник колледж экспертлар игътибарында булды.

Бүген исә шәһәрнең 6нчы мәктәбендә барлык тикшерү нәтиҗәләре бәян ителде. Бу турыда тулырак сез “Зәй офыклары” газетасының алдагы санында таныша аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: