Зәй офыклары

Зәйдә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланды

Каникулларның соңгы ае бара. Яңа уку елы башланырга да күп калмый. Димәк, балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрдә эш башларга барысы да әзерме-юкмы икәнлекне тикшерергә вакыт җитте. Һәм Зәйдә бу эш башланды инде.

Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор хезмәте белгечләреннән торган комиссия бүген  алда аталган учреждениеләрдә уку елына әзерлекне тикшерүгә кереште. Комиссия әгъзалары коррекция мәктәбе, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, 7нче мәктәп , “Күкчәчәк” балалар бакчасында булдылар. Әлбәттә, беренче чиратта объектларның сакланышын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы, балаларның туклануы кебек мәсьәләләргә басым ясала.
 -Янгын куркынычсызлыгына килгәндә, балалар бакчалары, мәктәпләрдә зур проблемалар юк. Чөнки соңгы елларда район җитәкчелегенең ярдәме белән бу юнәлештә зур эш башкарылды. Хәзерге кабул итү барышында без кайбер кимчелекләрне ачыклыйбыз, билгеле. Аларның кайберләре шунда ук бетерелә, икенчеләрен хәл итү өчен вакыт билгеләп, контрольгә алабыз. Чөнки аларны 1 сентябрьгә кадәр хәл итеп була -диде янгын  күзәтчелеге  хезмәте инспекторы Зөлфия Ризванова.
Якын  көннәрдә комиссия әгъзалары барлык мәгариф учреждениеләрендә булып, үз юнәлешләре буенча аларның әзерлеген бәяләячәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: