Зәй офыклары

Зәйдә җәмәгать судьясын отставкага озаттылар

Отставкага китү – кеше тормышындагы яңа баскыч. 1 декабрендә Зәй шәһәр судында 3нче суд участогы җәмәгать судьясы Ринат Минһаҗевның отставкага китүе уңаеннан тантаналы җыелыш узды.

Чара судьяларны отставкага җибәрү буенча каралган рекомендацияләр нигезендә, суд коллективы катнашында узды. Бу исә югары һөнәри осталык, үз вазифаларына һәм судья бурычларына фидакарьлек үрнәге булган судьялар өчен каралган.
Тантаналы процедура Зәй шәһәр суды рәисе вазифаларын башкаручы Рөстәм Хәкимовның котлавы белән башланып китте.
Ринат Минһаҗевның хезмәт юлы 1975 елда башлана.1980 елда ул Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, 1985 елда аны уңышлы тәмамлый. Шул елда ук яшь белгеч ТАССР адвокатлар коллегиясе әгъзасы итеп кабул ителә.
1986 елның декабрендә 27 яшендә Ринат Минһаҗев Зәй шәһәр судының халык судьясы итеп сайлана, әлеге вазифаны ул ун ел - вәкаләтләре туктатылганчы башкара.
2002 елның октябрендә Ринат Минһаҗев Татарстан Республикасы Адвокатлар реестрына керә.
2015 елда ул Зәйнең 3нче суд участогы җәмәгать судьясы итеп билгеләнде.
Ринат Мирфаидович - белемле, принципиаль судья. Ул югары компетентлыгы, хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы, гаделлек, кешеләргә карата игътибарлылыгы белән аерылып тора.
Коллективта һәм судьялар берләшмәсендә ул абруйлы һәм хөрмәткә лаек.
Тантанада Ринат Мирфаидовичка карата судьялар исеменнән җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Хезмәттәшләре аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр.

Альбина Никишина, җәмәгать судьялары аппараты консультанты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: