Зәй офыклары

Зәйдә Мирный бистәсендә яңа парк калка

Зәйдә парклар һәм скверлар республика президент программасын тормышка ашыру буенча аеруча кызу эшләр Мирный бистәсендә булачак ял паркында алып барыла. Бистә халкын борчыган проблема булып җәйге кызуларда яман исләр таратып утырган сазлыклы урын тиздән заманча ял зонасына әвереләчәк. Монда тендер нигезендә төзелеш эшләрен алып баруга рөхсәт алган Чаллы төзүчеләре эшли....

Зәйдә парклар һәм скверлар республика президент программасын тормышка ашыру буенча аеруча кызу эшләр Мирный бистәсендә булачак ял паркында алып барыла. Бистә халкын борчыган проблема булып җәйге кызуларда яман исләр таратып утырган сазлыклы урын тиздән заманча ял зонасына әвереләчәк. Монда тендер нигезендә төзелеш эшләрен алып баруга рөхсәт алган Чаллы төзүчеләре эшли. Алар бордюрлар кую белән мәшгуль. - Мирный бистәсе ял паркында балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру, бистә халкына җәйге вакытларда үзешчәннәре концертларын карау өчен сәхнә, утыргычлар кую планга кертелде. Төзүчеләр биредә эшне тәмамлагач, үзебезнең "Горзеленхоз" ҖЧШ хезмәткәрләре яшелләндерү эшләренә керешәчәк, шулай ук яктырткычлар урнаштыру, сәхнә кую да үзебезнең көч белән башкарылачак. Гомумән, парк һәм скверлар республика президент программасын без агымдагы елда гына түгел, киләсе елларда да дәвам итәргә исәплибез, чөнки моңа ихтыяҗ зур, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов. Ә без башкарылган эшләргә шөкер итеп, тудырылган матурлыкны сакларга, балаларыбызны шушы гүзәллекне күрә белергә өйрәтергә, аларны зәвыклы, тәрбияле, кешеләр итеп үстерергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: